Искиткеч өмә!
“Дөнья – гиләдән башлана” дип аталучы чара “Рәхим итегез! Бәхетле гаилә” клубы эше кысаларында, Халыкара Гаилә көненә багышланып, 2018 елның 15 мае көнне, “Веста” Үзәге белгечләре Әлфирә Юнысова һәм Елена Макаровалар тарафыннан социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләр өчен үткәрелде.
16 май 2018 ел, җомга
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм әти- әниләр өчен “Спорт – ул тормыш” дигән спорт сәламәтләндерү чарасы үтте. Бу чараны ЛФК инструкторы Тихонова – Гоч Анастасия үткәрде.
Шартнамә нигезендә хезмәттәшлек турында Үзәгендә социаль адаптация затлар өчен бирмичә, билгеле бер яшәү урыны һәм шөгыльләре «Маяк» хезмәткәрләре өчен Җирлекара үзәк китапханә 16 май оештырганнар яшәүче учреждениесе китаплар күргәзмәсендә «Әйдәгез, таныш китаплар ачу».
“Веста” үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә социаль ярдәм күрсәтлүче сәламәтлекләре авыр дәрәҗәдә чикле балалар өчен “Минем туган көнем” диа аталучы акцияне дәвам итәләр.
Хезмәткәрләр аттестациясен үткәрүне гамәлгә ашыру планы буенча “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә чираттагы аттестация узды.
Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә” “Без бергә” проект кысаларында, “Сәләмәт тәндә, сәләмәт дух.” исемле спорт чарасы үткәрелде.
Мәхәббәт, тугрылык, гаилә. Нинди гади сүзләр. Ә аларга никадәр мәгънә салынган. Яратырга – димәк, бер сулыш белән яшәргә, бер – береңнең кадерен белергә һәм хөрмәт итәргә, үз бәхетеңне сакларга. Шушы олы бәйрәм белән котлап һәм изге теләкләрен теләп Чистай районы башкармакомитетының Загс бүлеге башлыгы Җәләлова Динара Наилевна килде.Гаилә – улҗаваплылык, һәрдаимкайгыртуһәмярдәмитү, тормышның асылы шул. Гаилә - ныгытма, монда без барлык күңелсезлекләребездән яшеренергә мөмкинбез, монда безне көтүче якын кешеләребез бар, алар белән кайгы – шатлыкларыбызны уртаклашабыз. 10 нчы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе балалары һәм 1 нче номерлы мәктәп укучылары социаль ярдәм алучыларга концерт программасы күрсәттеләр. Бәйрәм кысаларында лирик җырлар, шигырьләр яңгырады.
Куныр авылында яшәүче Коротких Фәхернисә Гайнулла кызы 15 май көнне 95 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече Гөлнара Якупова, Куныр авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллиннар юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр.