ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

«Шатлык» приютында хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирелә. Бу эшнең максаты хезмәткә карата уңай караш тәрбияләү.

Дөрес оештырылган хезмәт хезмәтне яратуны формалаштыра. Менә алар үзләренең тәрбиячеләре Ибрагимова И.П. белән яшелчә һәм чәчәк үсентеләрен тәрбияләделәр. Бу хезмәттән алар зур канәгатьләнү алалар. Моның белән генә эш бетми әле, алда кызу җәй, ә бу су сибү һәм чүп утау.

Автор: тәрбияче Индира Ибрагимова.

Елдагыча, 1 июнь көнне “Изгелек” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгечләре бүлекчәдә карамакта торучы балалар өчен бәйрәм чарасы үткәрделәр. Быел табигать җылы кояш нурлары белән сөендермәсә дә, бәйрәм бик кызыклы үтте. Чараның максаты: балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм кызыксынуларын уяту иде. Бәйрәмдә катнашучылар конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр һәм эстафетада ярыштылар. Бүлекчә белгечләре бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, балаларга күңелле ялллар теләделәр. Бәйрәм кәефе балаларның асфальтта ясаган рәсемнәрендә дә чагылды. Алар җәй һәм  дуслыкны төсле бурлар белән ясадылар. Бүләккә катнашучыларга шарлар һәм уен җыелмалары бирелде. Ә баллы бүләкләрне шәхси эшмәкәр Р. Г. Абдуллаҗанов ясады. Бәйрәм кызыклы, ә иң мөхиме күңелле рухта үтте.

 "Халыкара Гаилә көне"

«Доверие» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре 31 майда Яр Чаллы шәһәренең Үзәк районы ветераннар Советы утырышында катнашты.

Утырыш барышында Үзәк белгечләре чакырылган затларны һәм Ветераннар Советы әгъзаларын социаль ярдәм күрсәтүнең төрләре, формалары белән таныштырдылар, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегенә кабул иткәндә кирәкле документлар, социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары, тарифлар турында мәгълүмат бирделәр.

Һәркайсыбызның аз дигәндә бер-ике-өч тартучы танышлары бар. Күп кенә гаиләдә тартучылар бар. Күпләр үзләре тарта. Һәм шул ук вакытта барысы да бу гадәтнең җимергеч һәм куркыныч икәнен аңлыйлар. Тик аны бетерүөчен көч тапмыйлар. Ихтимал, проблеманы халык массалары басымы гына хәл итә алачак. Ул бигрәк тә Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнендә нык сизелә.

Нәкъ менә шул максат белән 31.05.2018г. «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Сигаретны конфетка алмаштырабыз!» дигән акция үткәрделәр.

1 июнь көнне Тукай районы Сәмәкәй авылында яшәүче, 2007 нче елдан “Шәфкать” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы ялгыз тыл ветераны   Бәрия Салих кызы Салихова үзенең 95 яшен каршылады.

1 июнь көнне  «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре өчен балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды.

«Тегүчелек эше» хезмәт белән реабилитацияләү кабинеты эше кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләр өчен «Җәйге киемнәр һәм баш киемнәре тегү. Өлгеләрен сызу, аларны тоташтыру ысуллары» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде.

31  май 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар  йортында шәфкатьтуташлары тәмәкенен зарары турында әнгәмә үткәрәчәкләр.

«Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында «Веста» Үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Декоратив үсемлекләр үстерү алымнары» дип аталган чираттагы дәрес үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International