“Өлкәннәр куркынычсызлыгын саклау” программасы нигезендә 2018 елның 31 маенда “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар hәм өлкәннәр Чепья авылында урнашкан янгыннан саклау бүлек командиры Перемечев Эдуард Николаевич белән очрашты.
Балтач муниципаль районында янгынга каршы чаралар дәвам итэ. 2018 елның 31нче маенда 4 -5 бала тәрбияләүче гаиләләргә һәм сугыш ветераннарына янгынга каршы автоматик сигнализацияләр урнаштырылды. Һәр гаилә белән инструктаж үткәрелде.
31 майда халыкара акция тәмәке тартуга каршы көрәш көне үткәрелә ( World No Tobacco Day ). Иҗтимагый тәрбияче ГАУСО КЦСОН «Исток – Башлангыч» Лениногорск муниципал районында Гөлнара Пряничникова, балалар поликлиникасы психологы Екатерина Галеева һәм волонтерлар бергә чара уздырдылар “Сула җиңел, яшә иркен”. Чараның төп максаты тәмәке тәпчегенең сәламәткә зыяны турында, тискәре мөнәсәбәт, сәламәтлеккә актив тормыш позициясен тәрбияләү.
“Здравушка” реабилитация үзәге белчечләре “Татарстан” Республикасынын Мәгарифне устерү институтының” профессиональ белем яңарту тынлау-чыларына мастер класслар күрсет теләр. Чара кысаларында кече яшьтәге балалар белән эшләү тәҗрибәсе күрсәтелде. Кунаклар кулланыла торган методикалар hәм технологиялар белән танышталар.
“Бергә булдырабыз” проекты һәм “Язгы шелеклелек атнасы” кысаларында “Здравушка” реабилитация үзәгендә игелелеккә багышланган дәрес булып узды. Балаларга, әкият геройлары мисалында, игелеклеклелек усаллык, дөреслек һәм ярдәмчелен турында сөйләнелде.
Махсус шушы чара өчен, балалар ата-аналары белән игелеклеклелек турында әкиятләр темасына рәсемнәр күргәзмәсе әзерләделәр. Теләгән һәрбер кеше үзенең рәсеме турында тамашачыларга сөйләде.
42 нче номерлы Балалар китапханәсе белән бергәләктә ата аналарга “Баларыбызга изгелеклелен турында китаплар укыйк” дигән буклетлар таратылды.
Чара күмәк фотосурат белән тәмамланды.
Менделеев муниципаль районының "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өй шартларында социаль хезмәт күрсәтү булекчәсе хезмәткәре электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алу популярлаштыру максатыннан өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар арасында «Дәүләт хезмәтләре– җиңелрәк, яхшырак кебек тоела!» исемле тематик әңгәмә үткәрелде.
30 май көнне “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен “Талир Тәнкә” ансамбле үзенәчәннәре зур концерт күрсәттеләр.
31 май 2018 ел, пәнҗешәмбе
Айга бер мәртәбә мөмкинлеге чикләнгән балалар тәрбияләүче әти – әниләр өчен Региональ Иҗтимагый Оешма юристы белән очрашу уздырыла.
Социаль “Маяк” үзәгендә социаль эш буенча белгече Хамматова Ләйсән виртуаль экскурсия үткәрде “Җиде могҗиза”. Экскурсия барышында безнең яшәүчеләр таныштылар бу могҗиза белән.
Янгын куркынычсызлыгын кисәтү максатыннан күпкатлы һәм аерым йортларда яшәүче, галәсендә дүрт балигъ булмаган баласы булган гаиләләргә АПС монтажлау акциясе Сарман районында май урталарыннан ук дәвам итә. Чираттагысы 30 май көнне Янурыс, Зур Нөркәй, Иске Имән, Саклаубаш, Шәрләрәмә авыл җирлекләренә кергән авылларда үтте.