«Җәйге киемнәр һәм баш киемнәре тегү. Өлгеләрен сызу, аларны тоташтыру ысуллары». «Веста» Үзәге.

2018 елның 1 июне, җомга

«Тегүчелек эше» хезмәт белән реабилитацияләү кабинеты эше кысаларында «Веста» Үзәге белгечләре социаль ярдәм күрсәтелүче гаиләләр өчен «Җәйге киемнәр һәм баш киемнәре тегү. Өлгеләрен сызу, аларны тоташтыру ысуллары» дип аталган чираттагы дәрес үткәрде. Максат: өлгеләрне әзерләү ысуллары.

Җәй аена да инде күп калмады, шуңа күрә нинди дә булса яңа кием тегәсе килә. Итәк - универсаль һәм хатын-кыз гардеробының иң матур өлеше. Итәк ярдәмендә төрле образлар тудырырга була – катгый бизнес-ледидан алып күңелле кызларга кадәр. Хатын-кыз гардеробында итәкләр күптөрле булырга тиеш. Дәрес башында белгечләр катнашучыларга итәк модельләштерүнең нинди алымнары бар икәнен сөйләделәр.  Барысы да нинди максат белән киюгә карап: эш өченме ул, яисә бәйрәм өчен кирәк булачакмы. Практикада өлге әзерләүнең 2 ысулын карадылар. Беренчесе - формулалар  кулланып өлгене төзү (фигурадан алган үлчәүләр тукымага күчерелә). Икенче ысул - «Ред» Кафе дигән электрон программа аша өлгене төзү, үлчәүләр махсус электрон программа кертеләләр, аннары әзер өлге принтерда чыгарыла һәм бу тукымага күчерелә.

Катнашучылар сүзләренчә, дәрес кызыклы һәм файдалы үтте. Хатын-кызлар булган белемнәрен тулыландырдылар һәм уңай тәэсирләр алдылар.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International