1 июнь көнне Тукай районы Сәмәкәй авылында яшәүче, 2007 нче елдан “Шәфкать” халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү рәвешендә социаль хезмәтләр күрсәтүдән файдаланучы ялгыз тыл ветераны Бәрия Салих кызы Салихова үзенең 95 яшен каршылады.

2018 елның 1 июне, җомга

Юбилярны бу истәлекле көне белән муниципаль район Советы Аппараты җитәкчесе  Әсхадә Наврозова, район ветераннар оешмасы җитәкчесе Галимҗан Зарипов,Сәмәкәй авыл җирлеге башлыгы Зиннур Сагитов, мәдәният хезмәткәрләре, 12 ел дәвамында Бария Салих кызына өйдә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Альбина Ахарисова кайнар котладылар. Бәрия Салих кызы кунакалрга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, район җитәкчелегенең хөрмәте һәм игьтибары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.  “Барыгызга да озын гомер телим”, - диде Бәрия апа.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International