1 июнь көнне «Гнездышко» приюты тәрбияләнүчеләре өчен балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм узды. Әлеге чараның максаты бәйрәм кәефен булдыру һәм балалар проблемаларына өлкәннәрнең игътибарын юнәлтү иде. Бәйрәм искиткеч күңелле үтте. Зал төрле төстәге шарлар белән бизәлгән иде. Бәйрәмнең кунагы булып әкият герое Карлсон чыкты. Аның белән бергә балалар “Балачак” дигән тылсымлы утрауга юл тоттылар. Анда җырлар җырладылар, биеделәр, уеннар уйнадылар. Бәйрәм ахырында Карлсон балаларга тәмле сюрприз тапшырды.