ЯҢАЛЫКЛАР


1
июнь, 2018 ел
җомга

 1 июнь көнне Югары Утар балалар йорты интернаты хезмәткәрләре 1 июнь – балаларны яклау көненә багышланган  “Сабантуй” бәйрәме үткәрде.

1 июнь көнне социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү узучы яшь инвалидларны бәйрәм белән котларга концерт программасы белән Балалар һәм яшьләр иҗаты сараеннан кечкенә артистлар килде. Бәйрәм кысаларында җәй турында җырлар, дуслык турында, мәхәббәт турында шигырьләр яңгырады, шаян бию дә биелде. Программаның икенче өлешендә «Балачак дөньясы» исемле коллаж ясадылар. 

“Куркынчсызлык  мәктәбе” технологиясе буенча социаль реабилитация булегендә “Син җәяүле икән сең” дигән темага белгечләр укыту уздырдылар.

Халыкара балаларны яклау көнендә һәрвакыт төрле чаралар  үткәрелә. Аларның төп максаты – балалар хәленә игътибар җәлеп итү.

 

Шатлык мизгелләре бүләк итү өчен мөмкинлеге чикле булган балаларга күп кирәкме!?  Шуны искә алып“Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. 2018 елның 31 маенда,  Балаларны яклау көне бәйрәме уңаеннан, 3-дәрәҗә мөмкинлеге чикле булган балаларның өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котлады һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч пакетлар тапшырды. “Мәрхәмәтлелек минуты бүләк ит!” девизы астында социаль педагог  гаиләгә  һәм аларның балаларына  шатлык бүләк итте. Мондый чаралар инде 10 елдан артык дәвам итә. Балалар кунакка бик шат булып, аны рәхмәт әйтеп озатып калдылар.

   1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне. Аны бөтен дөньяда бәйрәм итәләр. Бүген  икеләтә бәйрәм,  чөнки  түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллар да башланып китте. Бу бәйрәмнең төп кунаклары -   төрле категориягә кергән  гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар.

 2018 елның 30 нчы май көнне “Родник” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәрдаим көндәлек эшләрдә ярдәм күрсәтүче мобиль бригада белән  Югары Кибәхуҗа һәм Трөк-Тямти авылларында булып кайттылар. Әлеге бригаданың максаты район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда яшәүче авыр тормышлы, күп балалы гаиләләргә, ялгыз торучы һәм мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм күрсәтү 

2018 нче елның 1 июне көнне «Веста» Үзәгендә Коммерцияле булмаган автономияле оешма “Күпфункцияле шәхес үстерү һәм гаилә кыйммәтләре саклап калу үзәге» вәкилләре белән очрашу узды.

1 июнь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә Балаларны саклау көненә багышланган “Балачак бәйрәме” үтте, чарада тернәкләндерү үзәгенең һәр кешесе катнашты.

1 июнь көнне  Сарман районы  “Шәфкать” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез, Балалар көнен бәйрәм итү уңаеннан, Татар Илеге ял паркына сәяхәт кылдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International