"Халыкара Гаилә көне"
1993 елның 15 маеннан БМО һәм ГенеральАссамблея инициативасы белән бөтен дөньяда Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. Гаилә – гомер-гомергә яшәешнең башлангычы, кешенең төп терәге, таянычы. Гаилә ул якыннар һәм туганнар, безнең яраткан кешеләребез, без алардан үрнәк алабыз, алар турында кайгыртабыз, аларга бары тик яхшылык һәм бәхет телибез.
Бу бәйрәм гаилә традицияләрен дәвам итүне ачык чагылдыра. 16 майда Әгерҗе муниципаль районындагы “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан бәйрәм чарасы уздырылды. Бу чара социаль хезмәт күрсәтелүче гаиләләрнең зур активлыгы белән үтте. Әлеге чараның максаты гаиләгә ихтирам һәм үз гаиләң белән горурлану хисен тәрбияләү, балалар һәм ата-аналарны тагын да ныграк берләштерү иде. Алар өчен викторина, төрле уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында рәсем конкурсы үткәреп, аңа нәтиҗә ясадылар.