Һәркайсыбызның аз дигәндә бер-ике-өч тартучы танышлары бар. Күп кенә гаиләдә тартучылар бар. Күпләр үзләре тарта. Һәм шул ук вакытта барысы да бу гадәтнең җимергеч һәм куркыныч икәнен аңлыйлар. Тик аны бетерүөчен көч тапмыйлар. Ихтимал, проблеманы халык массалары басымы гына хәл итә алачак. Ул бигрәк тә Бөтендөнья тәмәкедән баш тарту көнендә нык сизелә.
Нәкъ менә шул максат белән 31.05.2018г. «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгечләре «Сигаретны конфетка алмаштырабыз!» дигән акция үткәрделәр.