«Бакчачылык» хезмәт реабилитациясе кабинеты кысаларында «Веста» Үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен «Декоратив үсемлекләр үстерү алымнары» дип аталган чираттагы дәрес үтте. Максат: чәчәкле-декоратив үсемлекләр төркеме белән танышу, аларның үрчү ысулларын, ачык грунтта үстерү шартларын өйрәнү.
Дәреснең теоретик өлешендә белгечләр катнашучыларга чәчәкле-декоратив үсемлекләрнең нинди төрләре була икәнен сөйләделәр һәм аларның үрчү ысуллары белән таныштырдылар. Практик эш барышында бу үсемлекләрне күчереп утыру тәртибе күрсәтелде. Шулай ук катнашучылар аларны ачык грунтта үстерү шартларына өйрәнделәр.
Дәрес ахырында катнашучылар мондый кызыклы материал өйрәткәннәре өчен белгечләргә рәхмәтләрен белдерделәр, алган белемнәрен үз участокларында кулланачакларын әйттеләр.