“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Балачак бәйрәме” чарасы үтте

2018 елның 1 июне, җомга

1 июнь 2018 ел, җомга

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә Балаларны саклау көненә багышланган “Балачак бәйрәме” үтте, чарада тернәкләндерү үзәгенең һәр кешесе катнашты. Бу бәйрәм һәрвакытта кызык һәм күңелле үтә. Бу юлы да бәйрәм күңелле һәм матур җырлар белән башланып китте, “Төремкәй” дигән театральләштергән күренеш белән дәвам итте. Бу әкиятнең һәрбер герое балалар белән кызыклы, шаян уеннар үткәрделәр. Артистлар белән бергә балалар биеделәр, җырладылар, уйнадылар. Бер бала да читтә калмады.

Бәйрәмдә башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Николаевна Рыбакова, социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Викторовна Прохорова,даими спонсорларыбыз ООО Шаркад “Супер такси”, килгән кунаклар ЦЭВ “Прометей” булдылар.

Балаларга кабартылган шарлар өләштеләр. Бу көн балаларга бик күп шатлык алып килде. Балалрны яклау көне ул күңелле бәйрәм генә түгел, ә барча олы кешеләргә балаларның хокукларын яклау һәм аларның бәхетле булуларын кайгырту да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International