2018 нче елның 1 июне көнне «Веста» Үзәгендә Коммерцияле булмаган автономияле оешма “Күпфункцияле шәхес үстерү һәм гаилә кыйммәтләре саклап калу үзәге» вәкилләре белән очрашу узды.
Килгән вәкилләр оешманың максатлары һәм бурычлары турында сөйләделәр, бәйле кешеләр белән алып баручы эшчәнлекләре, аларга ничек ярдәм итүләрен аңлаттылар, практикаларында булган кызыклы хәлләрне дә әйтеп үттеләр. Гаилә кыйммәтләрен саклау мәсьәләләре буенча тренинлар үткәрүләрен искәрттеләр, шулай ук ведомствоара учетта торучы гаиләләр белән эшләргә тәкъдим иттеләр.
Очрашу бик нәтиҗәле узды, хезмәткәрләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.