Шатлык мизгелләре бүләк итү өчен мөмкинлеге чикле булган балаларга күп кирәкме!? Шуны искә алып“Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль педагогы Гайнутдинова Ф.Т. 2018 елның 31 маенда, Балаларны яклау көне бәйрәме уңаеннан, 3-дәрәҗә мөмкинлеге чикле булган балаларның өйләрендә булып, аларны бәйрәм белән котлады һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән күчтәнәч пакетлар тапшырды. “Мәрхәмәтлелек минуты бүләк ит!” девизы астында социаль педагог гаиләгә һәм аларның балаларына шатлык бүләк итте. Мондый чаралар инде 10 елдан артык дәвам итә. Балалар кунакка бик шат булып, аны рәхмәт әйтеп озатып калдылар.