Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты интернатында “1 июнь – Балаларны яклау көне”

2018 елның 1 июне, җомга

 1 июнь көнне Югары Утар балалар йорты интернаты хезмәткәрләре 1 июнь – балаларны яклау көненә багышланган  “Сабантуй” бәйрәме үткәрде.

Балаларны яклау көне 1950 нче елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. 

Балаларны Халыкара яклау көне – ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.

    Җәйнең беренче көне – 1 июнь – сабый хәтеренә каникуллар белән беррәттән, Халыкара балаларны яклау көненә багышланган матур чаралар белән дә уелып кала.

Шулай ук бэйрэмдэ кабер балаларның ата-аналары да килгән иде.

Сабан туй алдыннан балар белэн бергэ бирнэ җыелды.

    Мәйданчык матур итеп бизәлде.Татар халкының иң матур бәйрәмнәрнең берсе - Сабан туенда гына уйнала торган уеннар: кашыкка йомырка куеп йөгерү, аркан тарту, чүлмәк вату, таяк тартышу, күз бәйләп әйбер кисү балалар күңеленә хуш килде. Алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, җырладылар, биеделәр,бүләкләр алдылар. Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International