1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне. Аны бөтен дөньяда бәйрәм итәләр. Бүген икеләтә бәйрәм, чөнки түземсезлек белән көтеп алган җәйге каникуллар да башланып китте. Бу бәйрәмнең төп кунаклары - төрле категориягә кергән гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар. Бәйрәм Сарман муниципаль районы башлыгы Хөснуллин Фәрит Мөнәвир улы, район Башкарма комитетының җитәкчесе Мөхәммәтгәрәев Әлфис Фәйзрахман улының котлау сүзләре белән башланып китте. Төрле конкурслар, спорт ярышларыннан “Илек” паркы гөр килеп торды. Сарман районы “Шәфкатъ” халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре, волонтерлар белән берлектә, балаларга күңелле уеннар оештырдылар, социаль хезмәтләрдән файдаланучыларны попкорн һәм татлы мамык белән сыйладылар. Уеннарда катнашучылар барысы да истәлекле бүләкргә ия булдылар. Бәйрәм сәләтле балалар катнашындагы музыкаль программа белән үрелеп барды. Төрле күргәзмәләр, мавыктыргыч программалар бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булдылар. Балаларны яклау көнендә аларга иң истәлекле бүләк – бәйрәм үзе булды. Чараны үзюгарылыгында оештыру, табигатьнең гүзәл почмагы булган парк буенда саф һавада уздырылган вакыт – теләсә нинди бүләкне алыштырды.
Балалар дөньяда безнең өчен иң кыйммәтле кешеләребез. Шуңа күрә без алар турында даими кайгыртырга һәм аларның тормышларын мөмкин кадәр яхшырак итәргә тиешбез. Һәр өлкән кеше үзенең балачак иленнән икәнен онытмасын. Балаларыбызның шатлыклы, бәхетле елмаюлары безнең өчен дөньядагы иң зур байлыктыр. Ә 1 нче июнь Халыкара балаларны яклау көне бәхетле, күңелле балачакның һәр балада булырга тиешлеген безгә тагын бер кат искә төшереп тора.