«Күңелле шәһәрчек»

2018 елның 1 июне, җомга

Халыкара балаларны яклау көнендә һәрвакыт төрле чаралар  үткәрелә. Аларның төп максаты – балалар хәленә игътибар җәлеп итү.

Нурлат районы «Гармония» үзәге гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе һәр елны әлеге бәйрәмдә актив катнаша. Бүген дә шәһәрнең үзәк мәйданында «Күңелле шәһәрчек» уен мәйданчыгы оештырылды. Балалар төрле уеннарында, мавыктыргыч викторинада катнаштылар,  рәсем ясадылар. Иң кечкенә уенчыларга конкурслар узганда аларның әти-әниләре ярдәм итте,. Барлык катнашучылар да оештыручылардан татлы призлар, бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International