ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

  2018 нче елнын 1 июнендә Балык  Бистәсе  муниципаль районы клубында Халыкара Балаларны яклау көненә багышланган чара үткәрелде. Бу чарада халыкка социаль яклау бүлегенә аерым мәйданчык билгеләнгән иде. Балалар уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар.

2018 елның 31 маенда гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль хезмэткэрлэре Гарәфетдинова Эльмира Равил кызы белэн Шайдуллина Ленара Вильсор кызы “Сэламэтлек элифбасы” кысаларында , “Саф хава сула!” дигэн темага акция оештырды.Акциянен  максаты сэламэт яшэу рэвешен пропагандалау, тэмэке тартуга каршы корэш алып бару.

    Акциядэ иллелэп кеше катнашты.Сорау алу вакытында 70% кеше сэламэт яшэу яклы, 25% тэмэке тарту тынычландыра, стресстан коткара дип анлатты.5% жавап бирудэн баш тартты.

   Акциядэ шул ачыкланды никотиннын улемгэ китерэ торган дозасы 50-100 мг.Конгэ 20-25 данэ тэмэке тартучы кешенен упкэсе 30 ел эчендэ 150-160 кг тэмэке кабул итэ.

    Тартуны ташлау жинел тугел, уз-узенэ ышанычны югалтмаска гына кирэк. Куп кенэ кешелэр тартуны ташлаганнан сон янадан башлыйлар. Кемгэдер психолог ярдэме булышса, кайберлэре медицина узэклэренэ морэжэгать итэ.

    Белгечлэр фикере буенча,тэмэке тартудан котылу очен уз-узендэ ышаныч кочле булырга тиеш.


3
июнь, 2018 ел
якшәмбе

3 нче июнь көнне Югары-Утар акылга зәгыйф балалар йорты-интернатында РБОО “Центр лечебной педагогики” Мәскәү шәһәре специалистлары Битова А.Л., Фадина А.К., ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министр урынбасары Абдреева Ю.И., шулай ук “Апрель”Казан шәһәре реабилитация үзәгеннән специалистлар, Саба районы социаль яклау бүлеге начальнигы Хузин М.М., баш табибының клиника - экспертлык эше буенча урынбасары Гайнуллина И.Г., Саба районының коррекционный мәктәбе директоры Нуриева Д.Б. һәм Югары-Утар балалар йорты-интернаты директоры Гараев И.Г. белән берлектә семинар булып узды.


2
июнь, 2018 ел
шимбә

Балаларны яклау көне – бу якты, кояшлы бәйрәм.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Алабага "Доверие" социаль  хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре  Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан рус язучысы Л. Н. Толстой оәсәрләре буенча уен-викторина ештырдылар. Викторинаярыш формасында үтте. Башта укучылга язучы тормышы һәм иҗаты турында видеосюжет күрсәтелде, аның нәтиҗәләре буенча алар сорауларга җавап бирделәр.Балаларяхшы белем күрсәттеләр. Чара чәй өстәле артында тәмамланды.

Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыклар кичерүче кешегә кабул ителгән, аңлаешлы булырга, үзе өчен тыныч шартларда бу хәлне чишү юлларын эзләргә  ярдәм алырга мөмкинчелек бирә. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел, әлбәттә.Һәрбер ярдәмгә мохтаҗ кеше тыңланган булырга хокуклы.

Олкэн яшьтэге Алабугалылар шашка хэм шахмат уеннарын яратып уйныйлар

Балаларны халыкара яклау көнендә Менделеевскның «Берег Надежды» комплекслы социаль үзәгендә бәйрәм тантанасы оештырылды.

     Җәйнең беренче көне укучылар өчен иң шатлыклы көннәрнең берсе, чөнки 1 июнь җәйге каникуллар башланган көн. Әмма бу көн аның белән генә күркәм түгел, 1 июнь Халыкара балаларны яклау көне дә.
     Халыкара балаларны яклау көне – олыларга бала хокукларын якларга, яратырга, хөрмәт итәргә, аларны барлык төр кыерсытылулардан  сакларга кирәклеген искәртә торган көн.

     Шундый күркәм көнне Татарстан республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Чистай муниципаль районында дәүләт автоном учреждениясе халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге “Балкыш”  гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре   социаль ярдәм алучы яшьүсмерләргә бәйрәм үткәрделәр: уеннар уйнадылар, күңелле конкурсларда катнаштылар.  Бәйрәм ахырында чәй эчтеләр.

Чарада Халыкара балаларны яклау көненә багышланган  балалар рәсеме конкурсына  «Уземнең Ватаным белән горурланам» йомгак ясалды.  Конкурста хезмәткәрләр – профсоюз әгъзаларының социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Гармония» балалары катнаштылар. Балаларга мактау грамоталары белән бүләкләр тапшырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International