ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Барлык  бала да  хыялланырга, хыялларын тормышка ашырырга ярата. Ә бит төрле киемнәр кию  эшнең яртысы гына,ә менә кызыклы рәсемнәр ясау зур осталык сорый. Һәм менә безнең тәрбияләнүчеләргә матурлык дөньясына сәяхәт кылырга  тәкъдим ителде. Боди-арт - бу тән тиресенә төрле рәсемнәр ясау сәнгате.

21 нче июнь 2018нче ел, пәнҗешәмбе

   «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова «Төс белән дәваланабыз» дигән чара үткәрде. 

   Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның кәефен, сәламәтлеген яхшырту иде.

Белгеч, төсләр кеше организмына нинди йогынты ясаганын сөйләде (кызыл төс кан әйләнешен активлаштырырга ярдәм итә, кызгылт сары - борчылу, талчыгу, курку, кызып китүне җиңәргә ярдәм итә, яшел төс иммунитетны ныгыта, йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый һ. б.).

 Төс белән дәвалану –организмның эшчәнлеген ныгытуга ирешү өчен иң нәтиҗәле ысул булып тора. Төс белән дәвалау  - билгеле озынлыктагы  электромагнит дулкыннарның кеше органнарына һәм төрле авыруларга махсус йогынты ясый.  Төс белән дәвалануны– стрессны, баш авыртуны, йокысызлыкны, талчыгуны дәвалауда уңышлы кулланалар.

Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучылар уңай энергия алып,  кәеф һәм психоэмоциональ торышлары яхшырды.

Чарада 6 кеше катнашты.

ГАУСО “Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”на эш визиты белән Татарстан Республикасы дәүләт Советы депутаты һәм “ТатРИТЭКнефть” генераль директоры  Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның ярдәмчесе - Диләрә Сарахиева килде.

21 июнь 2018 ел, Пәнҗешәмбе

    “Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында Алабуга шәһәренең “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Иске куклюк авылында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Пеледыш Пайрем» (“Чәчәкләр бәйрәме”) милли бәйрәмен уздырдылар. Чараның максаты – милли үзаң тәрбияләү, толерантлык хисләре формалаштыру, туган телне, милли җырларны, биюләрне, киемнәрне саклап калу. Әлеге чара барышында хезмәткәрләр өлкәннәрне бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, мари халкының җырларын, гореф-гадәтләрен искә алдылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Бәйрәм барлык катнашучылар күңелендә куаныч уятты.

 2018 елнын 9 апрель көнендә,  «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге специалисты мәгариф бүлеге җитәкчесеурынбасары, гаилә имин булмавын кисәтү испекторы һәм участок педиатры белән берлектәсоциаль яктан куркыныч гаиләләргә бардылар.Әти-әниләр һәм балалар белән җәйге чорда пожар куркынычсызлыгы, суда коену һәм урамда йөрү кагыйдәләре буенча инструктаж үткэрделэр, шулай ук гаиләгә “Куркынычсыз  җәй” исеме астында эшләнгән тематик буклет тапшырдылар.

21.06.2018 ел, Пәнҗешәмбе

    Үз-үзләрен кайгырта алмаган картларны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны барлый башладылар. Элеге чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү (2013 – 2018 еллар) чаралар планын (“юл картасын”) раслау турында” карарын үтәү кысаларында башкарыла.  Өлкән яшьтәгеләрнең  яшәү шартларын өйрәнү барышында социаль хезмәткәр тарафыннан акт тутырыла, социаль хезмәтләргә мохтаҗлык билгеләнә.          

 

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында спорт уеннары буенча эстафета уткэрелде. Приютта тэрбиялэнуче балалар ике командага буленеп ярыштылар. Ин беренче булып командаларга исем сайладылар хэм бик тырышып коч сынаштылар. Эстафета бик жанлы, кунелле утте.

 


20
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

  19 июнь көнне Казанда социаль  хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүчеләр арасында республикакүләм шахмат- шашка турниры булып узды.

2018 нче елның 20 июнендә мин Әухадиева Р.Н. “Туп ярдәмендә балаларның баръяклап үсешен  үстерергә ярдәм итүче күнегүлэр “ дип аталган уен-шөгыль үткәрдем.

 

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М “Исәнме, кызыл җәй!” дигән тема астында спорт бәйрәме үткәрде. Максаты:-баларның актив ялын оештыру. Әлеге бәйрәмгә алар уйнарга Һәм күңел ачарга җыелганнар иде, чөнки хәзер җәй-күңелле, бәхетле чак. Җәй айларында без ял итәргә,көч тупларга тиешбез. Шулай ук төрле спорт уеннары да оештырылган иде. Әлеге уеннарда шулай ук игътибарлылык һәм кызыксынучанлык тәрбияләнде. Барысына да кызык һәм күңелле булды.

Автор: тәрбияче Лейсән Галимҗанова.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International