Алабугада “Чәчәкләр бәйрәме” узды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

21 июнь 2018 ел, Пәнҗешәмбе

    “Йортка бәйрәм” технологиясе кысаларында Алабуга шәһәренең “Ышаныч” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре Иске куклюк авылында яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Пеледыш Пайрем» (“Чәчәкләр бәйрәме”) милли бәйрәмен уздырдылар. Чараның максаты – милли үзаң тәрбияләү, толерантлык хисләре формалаштыру, туган телне, милли җырларны, биюләрне, киемнәрне саклап калу. Әлеге чара барышында хезмәткәрләр өлкәннәрне бәйрәм тарихы белән таныштырдылар, мари халкының җырларын, гореф-гадәтләрен искә алдылар, милли ризыклардан авыз иттеләр. Бәйрәм барлык катнашучылар күңелендә куаныч уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International