«Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда яшәүчеләр республика турнирында катнаштылар

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

   19 июнь көнне Казанда социаль  хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүчеләр арасында республикакүләм шахмат- шашка турниры булып узды.

   Ярышта 23 социаль оешмадан 40 кеше катнашты. Яшин Владимир белән Ткачев Александр  «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты» мәнфәгатьләрен яклады.

   Шашка турнирында алабугалыларга тиңнәр булмады, Яшин Владимир алты уенда да җиңү яулап беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International