“Исәнме, кызыл җәй!” спорт бәйрәме. Питрәч райондагы "Шатлык" приюты

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М “Исәнме, кызыл җәй!” дигән тема астында спорт бәйрәме үткәрде. Максаты:-баларның актив ялын оештыру. Әлеге бәйрәмгә алар уйнарга Һәм күңел ачарга җыелганнар иде, чөнки хәзер җәй-күңелле, бәхетле чак. Җәй айларында без ял итәргә,көч тупларга тиешбез. Шулай ук төрле спорт уеннары да оештырылган иде. Әлеге уеннарда шулай ук игътибарлылык һәм кызыксынучанлык тәрбияләнде. Барысына да кызык һәм күңелле булды.

Автор: тәрбияче Лейсән Галимҗанова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International