“Югары –Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Туп ярдәмендә балаларның баръяклап үсешен үстерергә ярдәм итүче күнегүлэр » дип аталган уен-шөгыль

2018 елның 20 июне, чәршәмбе

2018 нче елның 20 июнендә мин Әухадиева Р.Н. “Туп ярдәмендә балаларның баръяклап үсешен  үстерергә ярдәм итүче күнегүлэр “ дип аталган уен-шөгыль үткәрдем.

Шөгыльнең максатлары түбәндәгеләр:

-балаларның арка, аяк, кул бармак мускулларын киеренке һәм йомшарган хәлдә шөгылләндерү;

- гомум тынычлык халәтен булдыру;

- психоэмоциональ киеренкелек һәм ару халәтен киметү.

Барлык куйган максатларны тормышка ашыру өчен, зур фитнес тубы кулланылды. Күнегүләрне үткәрү барышында уңай-эмоциональ халәт булдырырга тырыштым.

 Мин үземнең төркемдәге һәр балага атнага берничә тапкыр бу күнегүләрне ясыйм, чөнки тагын да уңай нәтиҗәләр өчен шушы күнегүләрнең күп тапкырлар кабатлануы мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International