Депутат ярдәмчесенең визиты

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

ГАУСО “Федоровка картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”на эш визиты белән Татарстан Республикасы дәүләт Советы депутаты һәм “ТатРИТЭКнефть” генераль директоры  Мөхәммәтвәли Хөснетдиновның ярдәмчесе - Диләрә Сарахиева килде.

Интернат-йорт директоры Рузилә Равилевна аңа учрежденияләргә грант ярдәме күрсәтү программасының ничек итеп тормышка ашырылуы турында сөйләде. «ТатРИТЭКнефть» АО һәм “Лукойл” ПАО бәйгесендә откан Грант акчасына биредә спорт мәйданчыгы сафка басты.

           Диләрә Ильгизовна  эш торышыннан канәгать калып, социаль хезмәт алучыларның тормыш рәвешен яхшырту максатыннан алга таба да Грант бәйгеләрендә актив катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International