20 июнь көнне Кукмара муниципаль районы Ташлы Елга авылында яшәүче, 2017 нче елның икенче октябрендә “Тылсым” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп социаль хезмәт файдаланучы, ялгыз торучы, тыл ветераны Тимерша Хади улы Хадиев үзенең 90 яшен каршылады.
Юбилярны бу истәлекле көне белән котларга “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең директоры Нурсия Минивакил кызы, өйгә йөреп социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең белгече Гөлзада Вагап кызы, Тимерша Хади улына өйгә хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәр Гөлфинур Самат кызы кайнар котладылар. Тимерша Хади улы кунакларга үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде, социаль хезмәткэрнен узенә күрсәткән хөрмәте һәм игьтибары өчен үзәк җитәкчелегенә рәхмәт сүзләре җиткерде. Юбилярга озын гомер, сәләмәтлек теләп, котлап истэлекле бүләк тапшырылды.
“Барыгызга да озын гомер, якты аяз күк телим”, - диде Тимерша абый.
21 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә аның хезмәткәрләре милли бәйрәм “Сабантуй” үткәрделәр.
20 нче көнне Сарман районы “Шәфкатъ”халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәребез белән берлектә Татар халык ашлары көне узды. Дару үләннәреннән әзерләнгән чәй табынында кич утырдылар.
21 нче июнь көнне Җәлил картлар йортында татар халкыбызның милли бәйрәмнәренең берсе – Сабантуй бәйрәме уздырылды. Бәйрәм интернат ишегалдында үтте. Көне дә бик матур иде. Иң беренче итеп өлкәннәребезне интернатыбызның җитәкчесе Салахова Миңзелфие Минҗәһит кызы котлады. Шул форсаттан файдаланып, бильярд буенча ярышкан егетләрбезгә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмебездә барлык өлкәннәребез дә бик теләп катнашты. Күңелле уеннар, төрле – төрле ярышлар оештырылды. Һәм болар барсыда җырлар, биюләр белән үрелеп барылды.
“Ариадна җебе” программасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Валиахметова 6 нчы санлы социаль участокта күп балалы, аз тәэмин ителгән, тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнелүче 12 бала өчен «Нәрсә ул дуслык?» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: дуслык турында булган төшенчәне формалаштыру, кешеләргә карата дустанә караш тәрбияләү.
"Вакытны әрәмгә уздырмыйбыз".
Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында социаль хезмәттән файдаланучыларның көнкүреше, вакыты файдалы, нәтиҗәле үтсен өчен күп төрле технологиялар һәм методикалар кулланып эшлиләр.Менә берничә ел инде учрежденияда “Гарденотерапия” технологиясы уңышлы кулланыла.
Сабан туе – 2018
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесенен 36 инвалид бала һәм ата-аналары 21нче июньдә Автозавод районы оештырган мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен булган сабантуйда катнаштылар. Балалар халык уеннарында үз көчләрен сынадылар: чүлмәк ваттылар, йөгерештә ярыштылар, кашыклап су ташыдылар. Рәхәтләнеп уйнадылар, бик күп уңай эмоция алдылар.