Алабуга шәһәрендә 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны барлый башладылар

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

21.06.2018 ел, Пәнҗешәмбе

    Үз-үзләрен кайгырта алмаган картларны һәм инвалидларны ачыклау максатыннан, Алабуга шәһәренең “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәткәрләре 70 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны барлый башладылар. Элеге чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күрсәтелә торган хезмәтләрнең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү (2013 – 2018 еллар) чаралар планын (“юл картасын”) раслау турында” карарын үтәү кысаларында башкарыла.  Өлкән яшьтәгеләрнең  яшәү шартларын өйрәнү барышында социаль хезмәткәр тарафыннан акт тутырыла, социаль хезмәтләргә мохтаҗлык билгеләнә.          

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International