ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе
25 июнь көнне Садыкова Г.Г. тарафыннан “Әдәпле сүз-җан азыгы” дигән темага әңгәмә уздырылды.

25 июнь 2018 ел, дүшәмбе

Безнең яктагы кошлар турында белемнәрне ныгыту һәм сак караш, мәхәббәт уяту максатыннан “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Безнең яктагы кошлар” дип исемләнгән чара үткәрелде.

2018 елның 24 июнендә  «Забота» приютында  тәрбияче Зверева Е.Г.  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Әгәр урамда яшен һәм көчле җил булса» дигән темага ситуатив сөйләшү үткәрде.

Максат: Урамда яшен һәм көчле җил булганда  балларны үзләрен тоту кагыйдәләре белән таныштыру. Баллараның сүзлеген баету.

25 нче июнь 2018нче ел, дүшәмбе 

     «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотикларсыз тормыш»  кысаларында «Юк» дип әйтә белү» дигән темага мини - тренинг үткәрде. 

Чараның максаты – чит кеше басымына каршылык күрсәтә белүгә өйрәнү, кулай ысуллар кулланып баш тартырга, үз-үзеңне ышанычлы тотарга, үз карашыңны якларга өйрәнү. 

Чара «Исем һәм этикет» дигән күнегүдән башланды – һәр катнашучы үзенең исемен атый һәм исемендә булган хәрефкә башланган уңай сыйфатлы сүз әйтә. «Минем дәрәҗәм» күнегүендә чәчәк ясыйлар да, һәр яфрагына үзе ихтирам итә торган мисаллар китерә: үз сәләтеңә ышану, үзеңне бәяләй белү, үз сүзеңдә тора белү, үз -үзеңә ышану, үзең турында кайгырта белү, тирә-юньдәгеләрнең ышанычын яклау, үз фикереңне дәлилләү. Чара «Юк» дип әйтә бел» күнегүе белән тәмамланды, катнашучылар чиратлап пантомима гамәлендә  бер-берсенә бүләкләр тапшырды, тик бүләк алган кеше, бүләктән баш тарткан очракта, аның сәбәбен аңлатып бирергә тиеш. 

Тренинг барышында җылы атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучыларның үз-үзләренә ышанычлары артты һәм алар чарадан уңай эмоция алдылар. Социаль хезмәт алучылар кирәк очракта баш тартырга һәм үз карашыңны яклый белергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.

Чарада 12 кеше катнашты.

«Әкиятләр илендә» шөгыльләр курсы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова «Батыр тегүче» әкияте материаллары буенча 14 балигъ булмаган балалар арасында төркемле дәрес үткәрде. Максат: каршылыклы ситуацияләрдән куркынычсыз чыгу алымнары турында белемнәрне формалаштыру.

Информация кабул итүнең иң зур үсем алган төре-визуаль кабул итү. Шуңа күрә үсешләрендә тайпылышлар булган балалар өчен ярдәм күрсәтүнең күп методикалары визуализацияләүгә нигезләнгән.

Алабуга “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен Хәтер көненә багылшанган батырлык дәресе уздырдылар. Бу чараның максаты  булып балаларда Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү, толерантлык хисләрен арттыру тора. Бу дәрес илебез халкының, шул исәптән балаларның батырлыгын, ныклыгын хәзерге буын балаларына җиткерү өчен бик яхшы чара. Хәзерге буын балаларының Бөек Җиңүнең нинди корбаннар белән яулап алынуын аңлавы, белеп үсүе бик мөһим. Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук белгечләр белән берлектә балалар Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Фронттан хатлар” күргәзмәсенә бардылар.

Наркомания-авыру,системалы рәвештә наркотик матдәләр куллану.  “Хыял” балалар приютында тәрбияләнүчеләр белән «Наркотиклар һәм җаваплылык» дигән чара уздырылды.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәту «ҮЗӘГЕ «Исток – Башлангыч» МТЗ һәм СЗ РТ Лениногорск муниципаль районында» социаль хезмәткәрләре һәм волонтерлар наркотикларга каршы республика акцияларында «Наркотикларсыз Тормыш» дигән чара уздырылды. «Бирегез бала чакта туйганчы уйнарга », дип аталган чарада катнашучылар  яшүсмерләр  булдылар.

Чара юнәлдерелгән сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру, яшьләр арсында наркотиклар кулануны кимету һәм яшүсмерләр үзләренең исәннекләре  турында уйларга икәнлеген аңлатылды.

Хәтер һәм Кайгы көне буларак гадәттәгечә билгеләп үтелде. Бу  көнне фашист гаскәрләре сугыш игълан итеп тормыйча гына безнең илгә хоҗум иттелэр. Бу көнне без   һәлак булган кешеләрне һәм   исән калганнарны искә алабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International