Алабугада балалар өчен "Батырлык дәресе" оештырылды

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

Алабуга “Доверие” социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен Хәтер көненә багылшанган батырлык дәресе уздырдылар. Бу чараның максаты  булып балаларда Ватанга карата мәхәббәт тәрбияләү, толерантлык хисләрен арттыру тора. Бу дәрес илебез халкының, шул исәптән балаларның батырлыгын, ныклыгын хәзерге буын балаларына җиткерү өчен бик яхшы чара. Хәзерге буын балаларының Бөек Җиңүнең нинди корбаннар белән яулап алынуын аңлавы, белеп үсүе бик мөһим. Чара барышында балалар Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук белгечләр белән берлектә балалар Үзәк балалар китапханәсендә оештырылган “Фронттан хатлар” күргәзмәсенә бардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International