“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Безнең яктагы кошлар “ дип исемләнгән чара үтте

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

25 июнь 2018 ел, дүшәмбе

Безнең яктагы кошлар турында белемнәрне ныгыту һәм сак караш, мәхәббәт уяту максатыннан “Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Безнең яктагы кошлар” дип исемләнгән чара үткәрелде. Тәрбиячеләр кошларның рәсемнәрен күрсәттеләр, кошларның исемнәрен искә төшерделәр  һәм сайрауларын тыңладылар. Соңыннан охшаган кош рәсемен ясадылар һәм әвәләделәр. Бу чарада 18 бала катнашты.

Балалар үзләренең эшләреннән канәгать калдылар. Киләчәктә дә без урамда йөргәндә кошларны күзәтербез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International