«Батыр тегүче» әкияте буенча төркемле дәрес "Веста" үзәге

2018 елның 25 июне, дүшәмбе

«Әкиятләр илендә» шөгыльләр курсы кысаларында «Веста» Үзәге социаль педагогы Лилия Курбатова «Батыр тегүче» әкияте материаллары буенча 14 балигъ булмаган балалар арасында төркемле дәрес үткәрде. Максат: каршылыклы ситуацияләрдән куркынычсыз чыгу алымнары турында белемнәрне формалаштыру.

Дәрес башында балаларның эмоциональ халәтен белер өчен диагностика үткәрелде, аның нәтиҗәләре күпчелек балаларның тыныч һәм хыялый халәттә булуын күрсәтте, калганнары – актив иделәр.

Дәрестә катнашучылар игътибар белән «Батыр тегүче» әкиятен тыңладылар, соңыннан әкият геройларының мөнәсәбәтләре, аларның холкы, хисләре турында фикер алыштылар. Аннары педагог балалар белән каршылыклы ситуацияләрдән куркынычсыз чыгу алымнарын карадылар, сораулар аша җаваплар эзләделәр: каршылыклы ситуацияләрдән чыгарга аларга нәрсә ярдәм итә? Мәсьәләләрне, проблемалы хәлләрне көч кулланып хәл итәргә буламы?

Дәрес ахырында кабаттан балаларның эмоциональ халәтен тикшерү өчен диагностика үткәрелде. Аның нәтиҗәләре буенча, күпчелек катншучыларда шатлыклы кәеф барлыкка килде, алар актив булдылар, калган катнашучылар тыныч халәттә калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International