“Югары –Утар акылга зәгыйфь балалар йорты”ның “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Әдәпле сүз-җан азыгы” дигән темага әңгәмә

2018 елның 25 июне, дүшәмбе
Әңгәмәнең максатлары: – балаларда яхшылык һәм явызлык турында күзаллау булдыру; – яхшылыклар эшләргә омтылыш тәрбияләү; – балаларның фикер йөртү, сөйләм теле, хәтерләү сәләтләрен үстерү. Беренче чиратта, тәрбияче балалар белән әдәплелек сыйфатлары, аларның үзләрендә һәм әйләнә-тирәдәге кешеләрдә чагылышы турында әңгәмә корды.”Ни өчен хәзерге чорда әдәплелек үзенең кулланылышын югалтты, шәфкатлелек азрак?” дигән сорауга җавап эзләделәр. Балалар әдәпле сүзләрне елмаю белән үзләрендә күрсәтә белделәр, бер-берсенә ешрак матур сүзләр белән эндәшергә сүз бирделәр. Бу әңгәмә балаларга бик ошады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International