ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Традиция буенча Әлки муниципаль районы узәк мәйданында сугышчы азат итуче hәйкәле янында Хәтер hәм кайгы көненә багышланган чара уткәрелде.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар 22 июнь конне «Свеча Памяти» дигэн акциядэ катнаштылар. 1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. Ул көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла.1418 көн һәм төн дәвам иткән сугыш ,Ватаныбызның 27 миллион  халыкыбызны югалтып , Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әти-бабаларыбызга баш иябез. 

                                

 


22
июнь, 2018 ел
җомга

22.06.2018 елда «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесендә авыл җирлекләре башлыклары катнашында  балигъ булмаган балаларның җәйге каникул чорында куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча (суда, юлларда һ. б.) киңәшмә үтте.

22 июнь 2018 ел, Җомга

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июнь Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.  Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Алабуга шәһәренең Хәтер мемориалында 22 июнь көнне  Бөек Ватан сугышы башлануның 77 еллыгына багышланган митинг үткәрелде.  “Доверие” комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  белгечләре  әлеге чарага үзләренең карамагында булган сугыш һәм тыл ветераннары белән берлектә килделәр.  Митинг бер минутлык тынлык һәм мәңгелек утка чәчәкләр кую белән тәмамланды.

   22 июнь 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүче Саубанов Энгель Әглетдин улы “Туган як” акция кысаларында узенен авылына кунакка кайтачак. 

22 июнь 2018 ел, жомга

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хайбулова Җиңүнең 75 еллыгына әзерлек кысаларында «22 июнь – Кайгы hәм  хәтер көне” дигән чара уткәрде.

Әлеге чара, Бөек Ватан сугышы елларында совет халкының батырлыкларын хәтердә саклап калу hәм мәңгеләштерү максатыннан уздырылды.

Чара, социаль хезмәт алучының компьютер сыйныфында төзегән “Кайгы hәм  хәтер көне” дигән  слайд – презентациясе белән башланды.   Катнашучылар,1941 – 1945 еллардагы сугыш чорында, өлкән буын якыннарының кичергән барлык фаҗигаләрен искә төшерделәр.

ДДН «Родник», ДК «Эврика» солисты Владимир Голубь һәм Джаз оркестры «Визит» солисты  Рания Имамееваның чыгышы  һәм аларның сугыш турындагы җырлары, миллионлап өзелгән гомерләрне, ятим калган  балаларны яңадан күз алдыннан кичерергә  мөмкинлек бирде.

Чараның яхшы нәтиҗәсе булып, тамашачыларның белгечкә - чара өчен, Дениска слайд - презентация һәм артистларга - «Краскалар турында баллада», «Исемсез биеклектә», «Землянкада», «Эх, юллар», «Кайту» дигән җырлары өчен рәхмәт белдерделәр. Чарада 23  социаль хезмәт алучы катнашты

2018 нче елның 22 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь  балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлегендә тәрбияче Яруллина Р.Р. “Сугышка юк!” темасына рәсем конкурсы үткәрде.

22 нче июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында, “Хәтер көне”нә патриотик акциясенэ багышланган

21-22 июнь көнне Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре Бөтенроссия Хәтер көне акциясендә катнаштылар.

22 июнь – «Хәтер һәм кайгы көне» уңаеннан Балтач районының «Геройлар аллеясы» паркында митинг узды. Әлеге митингта ветераннар, сугыш чоры балалары, бистә халкы һәм җитәкчеләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International