26 нчы июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында , ел саен барлыкка килгэн гадэт буенча, безгә Америка татарлары Аделя Сафа һәм аның дуслары, шулай ук Л.Нигматҗанова белән берлектә , кунакка киләләр.
2018 елның 25 июнендә Алексеевский "Забота" приютында тәрбияче Корнева Н.О. мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән "Игътибарлы җәяүле" дигән дәрес үткәрде.
Максат: балаларның юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен ачыкларга; светофорның сигналлары ни өчен кирәклеген белү; Юл билгеләрен җәяүле һәм шоферлар өчен тану һәм аңлау. Уен формасында юл билгеләрен һәм кагыйдәләрен ныгыту. Балаларда юл йөрү кагыйдәләре турында белемнәрен баету, үз иминлеге өчен аңлы мөнәсәбәт тәрбияләү.
26 июнь 2018 ел, сишәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәге тәрбиячеләре Апикова Роза һәм Самойлова Гөлчәчәк “Татарстан буенча сәяхәт” дигән интеллектуаль уен үткәрделәр.
Мойдодыр дәресләре
“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе 13 инвалид бала белән тәрбияче Трофимова А.М. “Сможем вместе” проектын тормышка аштыру кысасында 26нчы июньдә 14нче китапханәгә кунакка бардылар. Китапханәче Павлова Н.Ю. “Мойдодыр дәресләре” исемле чара уздырды. Балалар чисталык кагыйдәләрен искә төшерделәр, төрле уеннарда катнаштылар, “Сәламәтлек дөньясына сәяхәт” исемле күргәзмә белән таныштылар.
Балачак ничек күз алдына килә? Әлбәттә, велосипедта йөрү, тәмле туңдырма, качышлы уйнау һәм учак янындагы җылы җзйге кичләр. Мөгаен, балачак – тормышта үзе турында бары тик җылы истәлекләр генә калдыра торган иң төп һәм якты чор. Балалар агач яфраклары шаулавына ләззәтләнеп, кырмыскалар артыннан яки куктә очучы кошларны кузэтеп көннәр буе урамда уйный ала.
2018 елның 25 июнендә «Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреңдениесе белгечләре шәһәр балалар мәйданчыкларында хәрәкәтчән уеннар үткәрделәр. Балалар өлкәннәр алар белән уйнаганга шатландылар, активлык күрсәттеләр һәм бик канәгать калдылар.
25 июнь 2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр Минзәлә шәхәрендә урнашкан Муса Җәлил музеена күргәзмәләр карарга барачаклар.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Зәй муниципаль районындагы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге" социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге психологы Зәй шәһәренең 3 нче номерлы мәктәбе укучылары белән "Төрле милләт кешеләре арасында толерентлык" дип аталган тренинг уздырды.
Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар Боек Ватан сугышы ветераннарына һэрвакыт ярдэм итэлэр. Еллар узган саен аларнын саны безнен арабыздан хаман саен кими, эзэя бара. Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әти-бабаларыбызга мен рэхмэтлэр эйтеп, аларнын кадерлэп саклыйк.
Үзенең иртә Тернәкләндерү үзәгендә 22 июнь көнне балалар һәм яшүсмерләр башладылар почтения хәтер һәлак. Балалар булдылар мемориал паркында аларга. Морозов, чәчәкләр, сделанные алдан ук үз куллары белән, тәрбияче иде рассказана тарихы белән чагыштырганда, памятна бу дата.
25 июнь көнне Сарман районы Сарман районы «Шәфкать» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы өлкәннәр өчен Кече Сабантуй оештырылды. Ишек алды шау-гөр килде. Халкыбызның милли Сабантуеннан һич кенә дә ким булмады. Афәрин, өлкәннәребез!