25 нче июнь 2018нче ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә психолог Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен «Наркотикларсыз тормыш» кысаларында «Юк» дип әйтә белү» дигән темага мини - тренинг үткәрде.
Чараның максаты – чит кеше басымына каршылык күрсәтә белүгә өйрәнү, кулай ысуллар кулланып баш тартырга, үз-үзеңне ышанычлы тотарга, үз карашыңны якларга өйрәнү.
Чара «Исем һәм этикет» дигән күнегүдән башланды – һәр катнашучы үзенең исемен атый һәм исемендә булган хәрефкә башланган уңай сыйфатлы сүз әйтә. «Минем дәрәҗәм» күнегүендә чәчәк ясыйлар да, һәр яфрагына үзе ихтирам итә торган мисаллар китерә: үз сәләтеңә ышану, үзеңне бәяләй белү, үз сүзеңдә тора белү, үз -үзеңә ышану, үзең турында кайгырта белү, тирә-юньдәгеләрнең ышанычын яклау, үз фикереңне дәлилләү. Чара «Юк» дип әйтә бел» күнегүе белән тәмамланды, катнашучылар чиратлап пантомима гамәлендә бер-берсенә бүләкләр тапшырды, тик бүләк алган кеше, бүләктән баш тарткан очракта, аның сәбәбен аңлатып бирергә тиеш.
Тренинг барышында җылы атмосфера барлыкка килде, социаль хезмәт алучыларның үз-үзләренә ышанычлары артты һәм алар чарадан уңай эмоция алдылар. Социаль хезмәт алучылар кирәк очракта баш тартырга һәм үз карашыңны яклый белергә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.
Чарада 12 кеше катнашты.