28 нче июнь көнне “Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты “Юлдаш”та милли бәйрәмебез - Сабантуе гөрләде. Традиция буенча, бәйрәмгә җыелган халык гореф-гадәтләрне барлап, бәйрәмнең килеп чыгу тарихын искә алдылар. Интернатта тәрбияләнүчеләрнең төрле милләт кешесе булуын истә тотып, бәйрәм өч телдә – татар, урыс, чуаш телләрендә алып барылды. Сабан туенда чыгыш ясарга дип Иван Онюшкин җитәкчелегендәге “Верба” үзешчәннәр ансамбле дә чакырулы иде. Бәйрәмдә халык яратып карый торган уеннар, тамашалар күп булды, катнашырга, үз көчләрен, осталыкларын сынарга теләүчеләргә ярышлар һәм уеннар оештырылган иде. Бәйрәм милли җыр-биюләр , гореф- гадәтләр, тормыш көнкүреш әйберләре, милли ашлар һәм күңелле тантаналар белән үрелеп алып барылды. Бәйрәмнән соң, килгән кунаклар, интернат-йортта тәрбияләнүчеләр бергәләшеп түгәрәк өстәл артында чәй эчеп, милли ашларыбыздан сыйландылар. Бәйрәм күтәренке рухта узды, халык күңеленә хуш килде!
Шәһәр эше, авыл эшеннән башкарак булу сәбәпле, Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре үзләренең төп эшләреннән тыш, җәйге чорда бакча эшләре белән дә мәшгуль була. Социаль хезмәткәрләр район үзәгеннән дару, кирәк-яраклар, алып кайтудан тыш, үз каравында булган өлкән яшьтәге кешеләрнең бакча эшләрендә дә актив катнашалар. Җиләк-җимеш җыю, кайнатмалар ясау, кыяр-помидор тозлау, малга печән әзерләшүдә булышалар. Өлкәннәр барлык социаль тармакта хезмәт куючыларга ярдәм иткәннәре һәм аңлаулары өчен рәхмәтләрен җиткерә.
28 нче июнь 2018нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хайбулова “Йөрүдән көч табабыз” дигән сәламәтлек саклау өчен чара уздырды.
Чараның максаты: физик, психик күнекмәләрен үз хәлеңне җайга салу өчен үзләштерү һәм сәламәт тормыш рәвешен үстерү иде.
Сәламәтлек һәр кеше тормышында төп байлык булып кала бирә, ә аны саклар һәм ныгытыр өчен иң яхшы ысул булып спорт һәм хәрәкәт тора.
Чара барышында белгеч ничек итеп үзеңнең сын, йөреш, һәм ишәрәләүләрне узгәртеп физик, психоэмоциональ һәм кәефне яхшыртырга була икәнен сөйләде. Безнең социаль хезмәт алучылар башта үз кәефләрен, активлыкларын 10 баллы шкала белән бәяләделәр һәм кызыклы психогимнастиканы башкарырга керештеләр.
Катнашучылар саф һавада төрле күнегүле йөреш белән хәрәкәтләнделәр. Мускуллар дәрәҗәсендә: аяк, тез, ләгән/бот, корсак/бил, җилкә/күкрәк һәм баш өчен хәрәкәтләр ясадылар. һәр дәрәҗә күнегүеннән соң, алар үз - үзенә ышанычлы кеше йөрешен һәм хәрәкәтләрен дөрес итеп көйләргә өйрәнеп, йөреп бу уңай торышны «якорь» белән ныгыттылар. Ә якорьнең, белүебезчә, кыенлыкларны җиңү өчен кирәкле вакытта, матур уңай торышны тагын кире кайтара торган сәләте бар.
Чарада катнашучылар психогимнастика ярдәме белән эмоциональ разрядка алырга, үз хәлләрен бәяләргә, җайга салырга, тән йомшартырга һәм кәеф күтәренкелеген, активлыкларын гади хәрәкәтләр белән җайларга өйрәнделәр.
Чарада 18 кеше катнашты.
27 июнь көнне наркотикларга каршы айлыгы кысаларында “Романтик” җәйге лагеренда профилактик квест уены уздырылды.
26 июнь көнне Халыкка социаль хезмәт күрсәтү “Наз” үзәгенен психологы Гүзәл Зиганшина Балтач урта мәктәбенен лагерында халыкара наркотикларга көрәш көне уңаеннан профилактик акция үткәрде.
Балтач район үзәк хастаханәсендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Зиһаншина йөкле хатыннарга “Бәхетле әни” дип исемләнгән психологик тренинг үткәрде.
Балтач “Наз” үзәге психологы һәм өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече үз тәрбиясенә олы кешене алган гаиләнең хәлен белеп кайттылар.
28 июнь 2018ел, чәршәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шырпылар бәләкәчләр” дигән янгын куркынычсызлыгы чарасы үтте.
Эш визиты делигации җитәкчелегендәге Уполномоченной бала хокуклары буенча ТР Гулель Удачина