28 июнь 2018ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Шырпылар бәләкәчләр” дигән янгын куркынычсызлыгы чарасы үтте. Янгын – куркыныч бәхетсезлек. Балаларның куркынычсызлыгы җәмгыятьнең бурычы. Шуңа күрә көндезге бүлек тәрбиячеләре чара үткәрделәр. Аның максаты балаларны янгын белән уйнау һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу фаҗигага китерүе турында таныштыру.
Балалар ата – аналар белән уйнап, янгынлык турында фильм карап тәрбиячеләр белән бергәләп янгынның файдасы һәм зыяны турында сөйләштеләр, мәкальләр, шигырьләр искә төшерделәр.
Шулай итеп зурлардан балалар янгын вакытында үзеңне ничек тотарга, нинди номерга шалытатырга кирәклеген белделәр.
Бу чара балаларда күп кенә тәэсир һәм хисләр уятты. Актив катнашучыларга “Коткаручы” медале бирелде. Бу чарада 18 бала катнашты.