Эш визиты делигации җитәкчелегендәге Уполномоченной бала хокуклары буенча ТР Гулель Удачина

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

Әгерҗе районында ТР да бала хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина җитәкчелегендә делегация булды. Делегация составында балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина бар иде.

Кунаклар үз эшләрен Красный бордагы “Наз“ приюты белән танышудан башладылар, биредәге балигъ булмаган балаларның яшәү шартлары белән таныштылар. Казан вәкилләре бу балаларның гаиләләренең шәхси документларын да тикшерделәр. Гүзәл Удачина социаль яктан тотрыксыз  гаиләләрне  ачыклау буенча барлык учреждениеләрнең үзара тыгыз бәйләнештә уңышлы эшләүләрен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге, авыл җирлекләре башлыклары, балаларга белем һәм тәрбия бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләре вәкилләре катнашында районның балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында социаль яктан куркыныч тудыручы гаиләләрне ачыклау буенча җитди сөйләшү булды. Гаиләдә тәртип какшаганлыгы никадәр иртәрәк ачыкланса, аны дөрес юлга бастыру, иң мөһиме, баланы гаиләдә саклап калу шуның кадәр җиңелрәк булачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International