ЯҢАЛЫКЛАР


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Яшел даруханәгә сәяхәткә

 

“Яр Чаллы шәһәре” шәһәр округындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Солнышко” Реабилитация үзәге” дәүләт автоном учреждениесе   инвалид балалар өчен жыр укытучысы Городилова Н.Г. 28нче июньдә  “Яшел даруханәгә сәяхәткә” исемле чара уздырды. Балалар дару үләннәре турында тыңладылар, аларны җыю, киптерү кагыйдәләре белән таныштылар. Катя белән Милена жәй турындагы халык җырларын башкардылар.

 

28 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе

“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Ватан – зур һәм газиз сүз” дәресе үтте. Дәреснең максаты: балаларда Ватан өчен патриотик хисләр тәрбияләү, туган якка хөрмәт һәм сак караш формалаштыру.

Алабуга шәһәренең “Доверие” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаганнар өчен “Балалар Сабантуе” оештырды. Бәйрәмне ачып җибәрүне дә милли киемнәр кигән балаларга ышанып тапшырылды.Бәйрәмнең төп максаты – балаларны татар халкының гореф-гадәтләре белән таныштыру булды. Төп максат белән бәйле рәвештә, оештырылган спорт уеннары да татар халкының милли гореф-гадәтләре белән бәйле иде. Канат тартышу, капчы киеп йөгерү, чиләк-көянтә белән су алып килү,  чүлмәк вату, милли орнаментны матур төсләр белән бизәү – һәрбер уенда балалар бик теләп катнаштылар. Без балалар кечкенә яшьтән үк Татарстанда яшәүче күпмилләтле халыкның бердәм, дус-тату яшәвен, һәрбер милләт вәкиленең бер үк хокукларга ия булуын белеп үсүен телибез, - ди белгечләр. “Балалар Сабантуеның” һәрбер катнашучысы, сынауларны үтеп, бүләген алды. Балалар һәрбер ярышта бик теләп катнаштылар. Сабантуй бик күңелле узды.

Яр Чаллы шәһәре “Доверие” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәменнән файдаланучы хезмәт ветераны Белова Валентина Лаврентьевна 11 июнь көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Иртән-иртүк аны котларга социаль хезмәткәр Абрамова Гүзәл Наил кызы белән “Доверие” специалистлары ашыкты.

Питрәч районы “Шатлык” приюты социаль педагогы Закалова О.Ю. өлкән төркем тәрбияләнүчеләре белән «Толстой һәм Без» дигән әдәби КВН үткәрде. Уенда “Лев” һәм “Сугыш һәм тынчылык” командылары катнашты. Командалар язучының биографиясеннән фактларга җавап бирделәр, әсәрләреннән өзекләр сөйләделәр, тест үттеләр. Уенның ахырында иҗади конкурс булды, анда балаларга “Толстой һәм Без” дигән стена гаҗите ясарга кирәк булды һәм язучының әсәрләреннән фразалар белән якларга тиеш  иделәр.

Лидерлар рәтенә “Сугыш һәм тынычлык” командасы чыкты.

Автор: социаль педагог Оксана Закалова.

 

Өлкән яшьтәге кешеләргә социаль-психологик  реабилитация  үткәрү  максатыннан ,Мөслим картлар  һәм инвалидлар йортында  мәдәни чаралар үткәрүче Заһидуллина А.З. ,соөиалҗ хезмәтләрдән файдаланучы Бублиева Г.Г. белән балачак истәлекләренә  таянып, “Курчак терапиясы” технологиясының чираттагы шөгылен үткәрде.

Иске Икшермэ авылында урнашкан «Тургай» приютында тэрбиялэнуче балалар яшелчэ бакчасында чуп утадылар,су сиптелэр. Хезмэт белэн шогеллэну хэркемгэ кирэк. Хезмэтне сойгэн кеше тэрбияле, тэртипле булып усэ.

 

   “Иреклеләр – балаларга” акциясы һәм Волонтерлар елы кысаларында, Сарман районы "Шәфкатъ" үзәгендә эшләп килүче “Волонтер” иреклеләр берләшмәсе “Бүләккә уенчык” дип исемләнгән хәйрия акциясын игълан итте.


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

27 июнь 2018 ел, пәнҗешәмбе

 «Изгелек»  инвалидларны  тернәкләндерү үзәгендә  яшьләр көненә багышланган интеллектуаль уен – викторина булып узды.

Чараның максаты: яшьләрнең  хәзерге заман җәмгыятендә  үзләрен мөһим, әһәмиятле итеп хис итүләре аша, аларның потенциалын һәм  гражданлык, социаль  активлыгын арттыру иде.

Чараның программасы эрудиция, тапкырлык һәм логикага мәсьәләләрдән, тамашачылар өчен биремнәрдән, тәмле ризыклар белән «Чәй тәнәфесеннән”, Музыкаль минутлардан» әзерләнгән иде. Уенда катнашучылар  уен алдыннан, викторинаның кагыйдәләре белән таныштылар.

Уенда үзләрен һәм үзләренең көчле якларын күрсәтеп  яшь һәм хәтта пенсия яшендәге социаль хезмәт алучылар катнаштылар. Катнашучылар  яшьләр бәйрәме турында бик күп кызыклы фактлар белделәр, хәттә, «Яшьләр көне»  дип исемләнгән берьюлы, берничә бәйрәмнең барлыгы аларны аптырашта калдырды:  Рәссәй яшьләре көне, Халык – ара  яшьләр көне, Бөтен дөнья яшьләр көне, Яшьләр бердәмлеге көне.

Оештыручылар уенны тәмамлап, җиңүчеләрне билгеләделәр һәм истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. Барлык катнашучылар уенны алып баручы Марат Закировка һәм яшьләр клубы «Ника» активына кызыклы итеп әзерләнгән викторина өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Нәтиҗәдә, интеллектуаль уен – викторина социаль хезмәт алучыларга команда рухын ныгытырга һәм бердәмлекләрен арттырырга булышты.

Чарада 40 кеше катнашты.

 

 

Хәйрия фонды “В твою пользу” 2018 елның июнендә 13 бала көтә торган гаиләне һәм яңа гына тулыланган гаиләләрне бәхетләде. Матур һәм зур тартмалар барлык кирәкле әйберләр белән халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце» социаль хезмәтләр алучысы булуга ук кыска вакыт эчендә ата-аналарга тапшырылды. Күп рәхмәт сүзләре бүлек белгечләре һәм әлеге акцияны оештыручылар адресына юнәлде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International