Квест-уен, Балтач

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

27 июнь көнне  наркотикларга каршы айлыгы кысаларында “Романтик” җәйге лагеренда профилактик квест уены уздырылды. Балалар профилактик станцияләрдә бик актив катнаштылар, уенның бөтен сорауларына тулысынча җавап бирделәр.

Шулай ук чара барышында яшүсмерләргә яшьләр көненә  багышланган “Яшьлегем минем” дип исемләнгән акция үткәрелде. Һәр теләгән кеше  сәламәт яшәү темасына карата үз теләкләрен яздылар. Әлеге чарада 110 яшүсмер катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International