“Йөрүдән көч табабыз” дигән сәламәтне саклау өчен чара

2018 елның 28 июне, пәнҗешәмбе

28 нче июнь 2018нче ел, пәнҗешәмбе

“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә   социаль хезмәт  буенча белгеч Рәмзия Хайбулова   “Йөрүдән көч табабыз” дигән сәламәтлек саклау өчен чара уздырды.

Чараның максаты: физик, психик күнекмәләрен үз хәлеңне җайга салу өчен үзләштерү һәм сәламәт тормыш рәвешен үстерү иде.

Сәламәтлек һәр кеше тормышында төп байлык булып кала бирә, ә аны саклар һәм ныгытыр өчен иң яхшы ысул булып спорт һәм хәрәкәт тора.

Чара барышында белгеч ничек итеп үзеңнең сын, йөреш, һәм ишәрәләүләрне узгәртеп физик, психоэмоциональ һәм кәефне яхшыртырга була икәнен сөйләде. Безнең  социаль хезмәт алучылар башта үз кәефләрен, активлыкларын  10 баллы шкала белән бәяләделәр  һәм кызыклы психогимнастиканы башкарырга керештеләр.

Катнашучылар саф һавада төрле  күнегүле йөреш белән  хәрәкәтләнделәр.  Мускуллар дәрәҗәсендә: аяк, тез, ләгән/бот, корсак/бил, җилкә/күкрәк һәм баш  өчен хәрәкәтләр ясадылар. һәр дәрәҗә күнегүеннән соң, алар үз - үзенә ышанычлы кеше йөрешен һәм хәрәкәтләрен дөрес итеп көйләргә өйрәнеп, йөреп бу уңай торышны «якорь» белән ныгыттылар. Ә якорьнең, белүебезчә, кыенлыкларны җиңү өчен кирәкле вакытта, матур уңай торышны тагын кире кайтара торган сәләте бар.

Чарада катнашучылар психогимнастика ярдәме белән эмоциональ разрядка алырга, үз хәлләрен бәяләргә,  җайга салырга, тән йомшартырга  һәм кәеф күтәренкелеген, активлыкларын  гади хәрәкәтләр белән җайларга өйрәнделәр.

Чарада 18 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International