Шәһәр эше, авыл эшеннән башкарак булу сәбәпле, Сарман районы “Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә йөреп хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре үзләренең төп эшләреннән тыш, җәйге чорда бакча эшләре белән дә мәшгуль була. Социаль хезмәткәрләр район үзәгеннән дару, кирәк-яраклар, алып кайтудан тыш, үз каравында булган өлкән яшьтәге кешеләрнең бакча эшләрендә дә актив катнашалар. Җиләк-җимеш җыю, кайнатмалар ясау, кыяр-помидор тозлау, малга печән әзерләшүдә булышалар. Өлкәннәр барлык социаль тармакта хезмәт куючыларга ярдәм иткәннәре һәм аңлаулары өчен рәхмәтләрен җиткерә.