29 нче июнь 2018нче ел, җомга
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Мәдинә Хаҗарова социаль хезмәт алучылар өчен «Безнең бармаклар арыды» дигән темага мастер – класс үткәрде.
Чараның максаты –кул бармакларының буыннар авыртуны кисәтү буенча профилактика.
Буыннар өчен шундый гимнастика өлкәннәргә ярдәм итә, бигрәк тә артроза авыруын алга таба булдырмаска булыша. Катнашучылар мастер класстан барлык хәрәкәтләрнең салмак һәм акрын булганын күрделәр. Белгеч авыртулар булганда күнегүләр ясауны туктатырга киңәш итте.
Социаль хезмәт алучылар бармакларын өстәл кырыена куеп, куллар ярдәмендә күләгәдә образлар тудырып уйнадылар.
Нәтиҗәдә, социаль хезмәт алучыларның арыганлыгы, баш авыртуы бетә, психоэмоциональ торышы яхшыра. Хәтер, игътибар, фикерләү, ишетү, күз алдына китерү, хыял барышы арта.
Чарада 10 кеше катнашты.
«Дару үләннәрен җыю, киптеру һәм саклау» темасына чара уткэрелде . Федорова Зинаида белән ишек алдыннан, кычыткан, бака яфрагы, тузганак жыелды.
Консультация "Гипертоническая чир" үткәрелде социаль хезмәт күрсәтү, КЦСОН "Надежда"
29 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбияләнүчеләр , тәрбияче Тимергалиева Ландыш җитәкчелегендә , кырга экскурсиягә бардылар.
ГАУСО «КЦСОН «Исток-Башлангыч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү оешмасында «Социаль хезмәткәр Мәктәбе» программасы тормышка ашырыла.
«Тормыш бер генә бирелә һәм аны ничек яшәп үткәрү һәр кешенең үз эше” - Федоровка интернат-йортында наркотикларга каршы “Наркотикларсыз тормыш” республика акциясенә багышланган чара менә шундый сүзләр белән башланып китте.
2018 елның егерме җиденче июнендә, «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән «Хәтирәләр яңарту терапиясе» буенча сәламәтлек өчен файдалы чаралар оештырдылар. Алар чын күңелдән кул эшләре белән шөгыльләнеп, фоторәсемнәр карап бик күңелле үткәннәрен искә төшерделәр. Чарадан соң аларның күзләрендә очкыннар күренде, күңелләре күтәрелде.
27 июньдә «Алабуга өлкән яшьтәгелэр hәм инвалидлар интернат-йорты»нда 40 кеше катнашында җәйге сәламэтлек көне булып узды.
28 июнь 2018 ел, Пәнжешәмбе
Алабуга шәһәрендәге “Доверие” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре исәптә торучы балаларны бөек язучы Л.Н. Толстойның иҗаты белән таныштыру, аларда әдәбиятка карата кызыксыну уяту һәм аларның иҗади сәләтен арттыру максаты белән язучының тууына 190 ел тулуын билгеләп үтү кысаларында чаралар үткәрүне дәвам итә. Бүген белгечләр иң кечкенә яшьтәге балалар белән Л.Н. Толстойның “Өч аю” әкиятен сәхнәләштерделәр. Балалар белән ничек дөрес итеп рольгә керү турында сөйләшү уздырылды. Әкиятне берничә кат укып, аның сюжеты турында, әкият геройларының үз-үзен тотышы сөйләшкәч, балалар бөтен сәләтләрен кушып әкиятне сәхнәләштерделәр. Балалар үзләренең итади сәләтләрен, барлык осталыкларын күрсәттеләр.
Шушы исем астында “Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында” психолог Нәҗметдинова Гөлнара өлкәннәр арасында хәтерне яхшырту, бармаклар ярдәмендә хәрәкәтләнү, гәүдә тотышы өстендә эшләү буенча саф һавада дәрес оештырды. Өлкәннәребез пластилин белән эшләде, төрле мәкальләрнең азагын табу һәм 10 хатын –кыз исемен әйтү өстендә эшләде. Төрле уеннар ярдәмендә хәтерләрен яхшырттылар.Мәсәлән: “Капчык эчендә нэрсә бар?” уены уйнатылды. Дәрес бармак ярдәмендә хәрәкәтләнү белән тәмамланды.Өлкәннәрәбезнең кәефләре күтәренке булып калды.