Балтач район үзәк хастаханәсендә “Наз” Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Гүзәл Зиһаншина йөкле хатыннарга “Бәхетле әни” дип исемләнгән психологик тренинг үткәрде. Чаранын төп максаты: булачак әниләрне бала тудыруга һәм аны тәрбияләүгә психологик яктан әзерләү. Әлеге чарада 12 хатын-кыз катнашты.