Социаль хезмәтләр күрсәтү кысаларында Лениногорск муниципаль районындагы "Исток-Башлангыч" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-реабилитация бүлегендә шәфкать туташы Лаврентьева А.Ш. тарафыннан “Алкоголизм “ темасына багышланган әңгәмә үткәрелде
13 нче сентябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хайбулова һәм Мәдинә Мухаматовна социаль хезмәт алучылар белән бергә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән музыкаль – күңел ачу кичәсе уздырдылар.
Чараның максаты: республика халыклары мәдәниятенә карата кызыксыну уяту һәм музыка иҗатының төрле жанрларында мәдәният - ара бәйләнешләрне саклап калу иде.
Катнашучыларга үзләренең музыкаль сәләтләрен, осталыкларын күрсәтү өчен, белгечләр уеннар аша залда иркен атмосфера булдырдылар. Кичә барышында катнашучылар биеделәр, хор белән җырлар җырладылар, үзләре язган һәм туган якның танылган авторларының шигырьләрен сөйләделәр. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы башкарган фигуралы вальс кичәнең бизәге булды.
Шулай итеп, әлеге чара музыка, җыр - биюләр, катнашучыларның сәләтләрен күрсәтергә һәм республикабыз мәдәният ара халыкларының дуслыгын арттыруга булыша.
Зал артстудиядә, социаль хезмәт алучылар оригами техникасы кулланып ясаган төрле төстәге клен яфраклары белән бизәлде.
Чарада 25 кеше катнашты.
«Ариадна җебе» программасы кысаларында Түбән Каманың «Веста» Үзәгендә эшләүче социал эш буенча белгеч Рита Зәйнуллина социаль хезмәт алучы балалар арасында кейс-методы кулланып «Зарарлы гадәтләр» дип аталган дәрес үткәрде. Максат: балаларга зарарлы гадәтләргә карата үзләренең аңлы мөнәсәбәтен формалаштыруда ярдәм итү.
"3 яшь кризисы" сүзен ишетүгә күп кенә ата-аналар куркып кала. Чөнки бу бала тормышында беренче җитди кризис. Шул ук вакытта ул гаилә әгъзаларының барысына да мәшәкатьләр китерә.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгече Кыямова Э. Р. балигъ булмаган бала һәм ярдщм алучы әни белән шәхси профилактик эш үткәрде. Әнигә балигъ булмаган яшүсмерләргә аны тынычландыру, баланы тиешле процесска кызыксындыру өчен берничә уеннар күрсәтелде.
Балигъ булмаган баланың әнисе гади кагыйдәләрне аңлап, балаларның индивидуаль һәм бер баланы тәрбияләү схемасын башка бала белән кулланырга ярамавын аңлады.
Җәмгыять өчен идеаль кеше тәрбияләү мөмкин булган гомуми схемалар юк. Үз көчегезгә ышаныгыз, түземлек өстәгез, ә иң мөһиме — балагызны акылсыз мәхәббәт белән түгел, ә бәлки шәхесне үстерергә ярдәм итәрдәй эчкерсез мәхәббәт белән яратыгыз.
«Экстремизмга-юк!" декадасы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ксения Ведернина 2018 нче елның 11 нче сентябре көнне 11 нче санлы социаль участокта күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдән 28 бала арасында «Кайгы чакырма...» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларга ялган хәбәрләр биргән өчен җаваплылык турында хәбәр итү.
«Без хәтерлибез – без горурланабыз» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова 2018 нче елның 11 нче сентябре көнне күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 8-12 яшьлек балалар өчен «Бөтен Рәсәйнең хәтерендә» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны 1812 елгы Ватан сугышы чорында рус солдатларының геройларча батырлыгы белән таныштыру.
2018 нче елның 11 нче сентябрендә «Веста» үзәге белгечләре шәһәр халкының игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны профилактикалау максатыннан «Тәмәкене конфетка алмаштырам» акциясе үткәрделәр.
13 сентябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә кызыклы шул ук вакытта өйрәтүче акция булып узды “Зыян китерүче гадәтләргә – юк дибез, витаминнарга – әйе!”
Мамадыш картлар һәм инвалидлар йөртында шәфкать туташы Валива Л.М. гриппны булдырмау чаралары турында әңгәмә үткәрде.
13 сентябрь көнне «Гнездышко» приютында Владимир Яковлевич Шаинскийның иҗатына багышланган кичә узды.