«Бөтен Рәсәйнең хәтерендә» дигән төркемле дәрес "Веста" Үзәге

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

«Без хәтерлибез – без горурланабыз» дәресләр курсы кысаларында «Веста» Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова 2018 нче елның 11 нче сентябре көнне күп балалы, тулы булмаган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнелүче 8-12 яшьлек балалар өчен «Бөтен Рәсәйнең хәтерендә» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максат: балаларны 1812 елгы Ватан сугышы чорында рус солдатларының геройларча батырлыгы белән таныштыру. 

Социаль педагог дәрес башында балаларга бөек тарихи вакыйга - 1812 елның сентябрендә Ватан сугышы чорында булган Бородино сугышы турында сөйләде. Бөек Ватан сугышы юкка гына аталмаган: рус халкы үз Ватанын яклаган, туган җирен, туган якларын саклаган. Бородиноның легендар батырлыгы рус кешеләренең киләчәк буыннары өчен Ватан алдындагы бурычын патриотик рухландыручы үрнәк булып тора. Бу бәрелешне рус шагыйре М. Ю. Лермонтов үзенең «Бородино» шигырендә дә тасвирлый. Катнашучылар өчен «Солдатлар үтте» видеофильмы әзерләнгән иде, балалар аны зур кызыксыну белән карадылар. Әлеге фильмда карт солдат Бородино сугышы турында сөйли, фильмның сюжеты балаларда эмоциональ фикерләр уятты.

Фильмны караганнан соң, балалар шундый нәтиҗә ясадылар: рус солдатлары Ватаныбызны саклау өчен кулдан килгәннең барысын да эшләгәннәр һәм алар барысы да бүләкләргә, хәтер һәм ихтирамга лаек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International