"Өч яшь кризисы"

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

"3 яшь кризисы" сүзен ишетүгә күп кенә ата-аналар куркып кала. Чөнки бу бала тормышында беренче җитди кризис. Шул ук вакытта ул гаилә әгъзаларының барысына да мәшәкатьләр китерә.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы «Балкыш» халыкка  комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениесе белгече Кыямова Э. Р. балигъ булмаган бала һәм ярдщм алучы әни белән шәхси профилактик эш үткәрде. Әнигә балигъ булмаган яшүсмерләргә аны тынычландыру, баланы тиешле процесска кызыксындыру өчен берничә уеннар күрсәтелде.

Балигъ булмаган баланың әнисе гади кагыйдәләрне аңлап, балаларның индивидуаль һәм бер баланы тәрбияләү схемасын башка бала белән кулланырга ярамавын аңлады.

Җәмгыять өчен идеаль кеше тәрбияләү мөмкин булган гомуми схемалар юк. Үз көчегезгә ышаныгыз, түземлек өстәгез, ә иң мөһиме — балагызны акылсыз мәхәббәт белән түгел, ә бәлки шәхесне үстерергә ярдәм итәрдәй эчкерсез мәхәббәт белән яратыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International