13 сентябрь 2018 ел, пәнҗешәмбе
“Астра” тернәкләндерү үзәгендә кызыклы шул ук вакытта өйрәтүче акция булып узды “Зыян китерүче гадәтләргә – юк дибез, витаминнарга – әйе!” Акциянең максаты – балаларны сәламәтлекне саклауга өйрәтергә. Көндезге бүлек тәрбиячеләре түбәндәге әйтемгә таянып эш иттеләр : “Кисәтелгән- димәк коралланган!”
1 этапта балалар үз куллары белән буклетлар әзерләделәр. Буклетларда җиләк – җимешләрнең, яшелчәләрнең файдасы һәм нинди витаминнарга бай икәнлеге турында мәгълүмат бирелгән иде. Буклетларны балалар үзәк территориясенә якын урнашкан урамнарда тараттылар. Буклет белән бергә витаминнар чыганагы - җиләк – җимеш өләштеләр.
Чара яхшы кәеф белән тәмамланды. Һәркем үзенә, зыян китерүче гадәтләрнең кеше организмына күпме зыян китерүен, витаминнарның файдасы күплеген аңладылар.