Алкоголизм - көчле хроник авыру. Ул озак вакыт даими рәвештә алкоголь эчемлекләр эчү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Организм яңа паталогик рәвешкә күчүе күзәтелә: һәрвакыт алкоголь эчемлек эчәсе килү, организмның алкогольгә каршы тору (түзә алу) дәрәҗәсе үзгәрә, шәхеснең деградация хәленә калуы.
Эчә торган кешенең йөрәк авырулары 2 тапкыр, аш кайнату органнары авырулары 18 тапкыр, сулыш алу органнары авырулары 4 тапкыр күбрәк күзәтелә.
Алкоголизмны дәвалап була, ләкин бу процесс бик авыр һәм озак вакыт тәлап итә. Дәваланган кешеләр киләчәктә нормаль рәвештә тормыш алып бара алалар. Әлеге авыру профессиональ ярдәм тәләп итә.
Әңгәмә азагында социаль хезмәт алучылар алкоголизм темасына багышланган видеоролик карадылар.