«Тәмәкене конфетка алмаштырам» акциясе "Веста" Үзәге

2018 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе

2018 нче елның 11 нче сентябрендә «Веста» үзәге белгечләре шәһәр халкының игътибарын тәмәке тарту проблемасына җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен алып баруны профилактикалау максатыннан «Тәмәкене конфетка алмаштырам» акциясе үткәрделәр.

Әлеге акцияне шәһәрнең җанлы урамында үткәрделәр, анда тәмәке тартуга карата булган караш мәсьәләсе буенча төрле яшьтәге кешеләр арасында сораштыру уздырдылар. Үзәк белгечләре тәмәке тартучыларга бер тәмәкене бер кәнфиткә алыштырырга тәкъдим иттеләр. Шәһәрлеләрнең реакциясе төрлечә булды: кемдер әлеге проблеманы җитди кабул итмичә генә узып китсә, кайберәүләр бер тәмәкене татлылыкка алыштырырга ризалаштылар. Мәсәлән, бер яшь кеше шунда ук бөтен бер пачкасын биреп китте. Белгечләрнең «Тәмәке куллануның зыяны турында беләмсезме?» дигән соравына 100% сорашылучы да уңай җавап бирделәр, әмма аларга начар гадәтләргә каршы көрәшү бик авыр икән. Узып баручылар арасында беркайчан да тәмәке тартмаучылар, һәм башкаларга да тартмаска киңәш итүчеләр дә очрады.

Күпчелек узып баручылар тукталдылар, сорауларга җавап бирделәр һәм тәмәкеләрен тәм-томга алмаштырдылар, белгечләр аларга сәламәт яшәү рәвешен алып бару турында уйланырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International