13 нче сентябрь 2018 нче ел, пәнҗешәмбе
“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгечләр Рәмзия Хайбулова һәм Мәдинә Мухаматовна социаль хезмәт алучылар белән бергә ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында «Татарстан – безнең уртак йортыбыз» дигән музыкаль – күңел ачу кичәсе уздырдылар.
Чараның максаты: республика халыклары мәдәниятенә карата кызыксыну уяту һәм музыка иҗатының төрле жанрларында мәдәният - ара бәйләнешләрне саклап калу иде.
Катнашучыларга үзләренең музыкаль сәләтләрен, осталыкларын күрсәтү өчен, белгечләр уеннар аша залда иркен атмосфера булдырдылар. Кичә барышында катнашучылар биеделәр, хор белән җырлар җырладылар, үзләре язган һәм туган якның танылган авторларының шигырьләрен сөйләделәр. Өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучы башкарган фигуралы вальс кичәнең бизәге булды.
Шулай итеп, әлеге чара музыка, җыр - биюләр, катнашучыларның сәләтләрен күрсәтергә һәм республикабыз мәдәният ара халыкларының дуслыгын арттыруга булыша.
Зал артстудиядә, социаль хезмәт алучылар оригами техникасы кулланып ясаган төрле төстәге клен яфраклары белән бизәлде.
Чарада 25 кеше катнашты.