ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Аеклык көне кысаларында Зәй муниципаль  районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дә  «Улыбка», «Девчата» клубларына йөрүче балалар өчен тематик дәресләр үткәрелде.

Ел саен «Гармония» үзәге социаль хезмәткәрләре  үз яклавы астына алган кешеләргә уңышны жыеп алуда әрдәм итәләр. Бу җәй дә шулай  булды.

Август аенда «Уңыш җыярга ярдәм итик! " акциясе башланды.  Аның барышында өлкән яшьтәге гражданнарга һәм инвалидларга өйдә социаль хезмәт күрсәтүчелэр кышка азык-төлек белән тәэмин итәргә булыштылар: яшелчә һәм җиләк-җимеш консервладылар, суган һәм сарымсак җыярга ярдәм иттеләр.

   13 сентярь  2018 ел Актаныш картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр   Пучы мәдәният йортына кунакка бара.

Тугызынчы сентябрьдә Бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстойның тууына 190 ел тулды. Әлеге истәлекле вакыйганы билгеләп үтү максатыннан «Тылсым» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәтләрдән  файдаланучылар белән «Толстой дәресләре»  дигән темага  лекцияләр үткәрделәр. Алар социаль хезмәтләрдән  файдаланучыларны язучының хезмәтләре белән таныштырдылар,  әсәрләрен укыдылар.

“Наз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәткәрләр карамакта торучы өлкәннәребезгә системалы рәвештә «Сак булыгыз - караклар», “Экстремизм һәм терроризмга каршы” дигән темаларга әңгәмә үткәрәләр, буклетлар һәм белешмәләр тараталар.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Озата баручы ярдәмендә яшәүче корпус 2018 нче елның 6 нчы сентябрь көнне үзенең ишекләрен ачты. Әлеге бинада 3 аерым бүлмә урнашкан.Барысы 15 кеше, шуларның 5се кызлар һәм 10 малай.

"ТЕЛИМ, АЛАМ, КИРӘК! «Здравушка» реабилитация үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучылары һәм ата-аналар өчен лекция шундый лозунг астында узды. Чараның чакырылган кунаклары Казанның Вахитов районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече Рәзинә Рәүф кызы һәм «Усеш. Уңыш. Осталын» уку үзенепсихолыгы Капустина Ольга Борис кызы булдылар. «Здравушка» психологлары һәм педагоглары белән берлектә кече яшьтәге балаларның әти-әниләре, иртә балачактан алып балигъ булганчыга кадәр балаларга һөнәри юнәлеш бирү турында сөйләделәр. Белгечләр җыелучыларга үсетнең иртә этапларында баланың урнашу урынын һәм мәнфәгатьләрен ачыкларга кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру, инвалидларның хокуклары һәм мөмкинлекләре темасы да күтәрелде. Лекция «сорау – җавап» форматында узды. Чара ахырында барлык җыелган кемеләргә тематик брошюралар һәм белешмәлекләр өләшенде.

2018 елның 13 сентябрендә  “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Әтнә үзәк район хастаханәсе табиб-эпидемиологы Гыймадеев Азат Фердинант улы белән очрашу узды. Әлеге чара тын юлларының кискен вирус инфекциясен (ОРВИ) һәм гриппны кисәтү,  профилактикалау максатыннан оештырылды. Азат Фердинантович гриппка каршы прививка ясату – авырудан саклану өчен беренче адым икәнен ассызыклады. Эпидемиягә ничек әзерләнергә, авыруны йоктырудан ничек сакланырга, ә инде авырып киткән очракта якыннарны ничек саклап калырга? Грипп симптомнары барлыкка килсә ни эшләргә? кебек сорауларга җавап бирде Белгеч тарафыннан хезмәткәрләргә буклетлар өләшенде. Очрашуда барысы 17 кеше катнашты.

11 сентябрьдә Чирмешән картлар йортында Бөтендөнья аеклык көненә лекция үтте

Аеклык көне – халыкара бәйрәм көн. Күп илләрдә эчкечелек кеше үлеменә китерә торган куркыныч ноктага җитеп бара. Чөнки хәзерге заманда спиртлы эчемлекләр һәр бәйрәм табынында да бар. Бәйрәмнәрдә эчү традициягә кереп бара. Эчкечелектән җәфа чигүчеләр саны елдан ел арта . Эчкечелектән ничек арынырга? Аны ничек булдырмаска? Шундый сорауларга җавап биреп шәфкать тутушы Садреева Т.М. һәм психолог-тәрбияче Шәрифуллина Г.М. лекция укыдылар.

2018 нче елның сентябрендә 4 шәһәрдә Нечкәбил-2018 республика бәйгесе башланды. 8 нче сентябрҗдә ул Яна Чишмә районында үтте. “Нечкәбил” ул халык, гаилә традицияләрен саклап калучы, гаиләләр берлеге.

Чирмешән карталар йортында эшләүче психолог-тәрбияче Шәрифуллина Гөлнәзирә гаиләсе белән (2 улы, кызы, тормыш иптәше белән)әлеге бәйгедә катнашты. Бәйрәмгә ул үзе белән картлар йортында яшәүчеләрнедә алган. Алар бергәләп бәйгедә катнаштылар.

Аутотренинг алымы- релаксация ңюрига бигрәк тә ошады.

Гөлнәзирә гаиләсе белән картлар йортында яшәүчеләр белән бергәләп Игелек гаилә бәйрәмен күрсәттеләр һәм “Гаилә һәм җәмгыять” номинациясе белән 2018 ел Татарстан гаиләләре Фестивалендә катнашучы дипломы һәм истәлекле бүләкләр белән буләкләнделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International